Бик ансат һәм бик гади генә рецепт.
1 кг шикәр комына бер чынаяк су салып, кайнатырга утыртасың. Күбеген җыя-җыя 15 минутлап кайнатасың. Шул вакыт узгач, өстенә иттарткычтан чыгарылган бер зур лимон саласың (вак итеп турап салырга да була, минем үземә иттарткычтан чыгарылганы ошый). Кайнап чыккач, тагын 5 минут күбеген җыя-җыя кайнатасың. Суынгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырасың.
Венера МӘҖИТОВА
Автор фотосы
Нет комментариев