Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
АШ-СУ

Кыстыбый пешерик әле

Кыстыбый – татар халкының борынгы ризыкларының берсе.

Аны пешерү өчен шактый гына вакыт кирәк. Шуңа да кышкы озын ял көннәрендә пешереп алсагыз, бик тә яхшы булыр. Бу ризыкны һәркем үзенчә пешерә.

Иң баштан бәрәңгене әрчеп, чистартып кәстрүлгә пешеререгә куябыз. Тоз салырга онытмыйбыз. Аннан суын түгеп бәрәңгегә кайнаган сөт, акмай салып изәбез. Теләгән кхуҗабикәләр майда кыздырып суган да сала. Бәрәңге боламыгы бик сыек та, куе да булмасын.

Бәрәңге пешкән арада камыр басабыз. Монысын да һәркем үзенчә эшли. Мин җылымса суга бер йомырка, тоз салып камыр басам һәм бераз ял иттереп алам. Кайбер хуҗабикәләр аны суга гына да баса.  Аннан кечкенә шарчыклар ясап, тәлинкә зурлыгында юка гына җәеп, коры табада пешереп алабыз. Җәймәләрне катып китмәсен өчен тастымалга төрә барабыз. Эчлек тә, тышлык та әзер. Җәймәләрнең ярты ягына бәрәңге боламыгын сылап, яртылаш бөгәбез. Соңыннан эретелгән акмай белән майлыйбыз. Кыстыбыйны чәй белән ашыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев