Кабак бәлеше
Кабакның вакыты узып бара...
Төннәр кыскарып, көннәр озыная, кояш нурларын яктырак сибә башлый. Язга таба борылабыз, акрынлап бар тереклек уяна башлый. Шул исәптән кабак эчендәге төшләр дә үрә. Шуңа күрә озын ял көннәрендә кабактан тәмле ризыклар әзерләргә онытмыйк.
Әйдәгез, кабак бәлеше пешерик! Кабакны чистартып, шакмаклап турыйбыз. Бер кәстрүлдә бер стакан чамасы дөге ярмасын (тары ярмасы да ярый) аз гына бүрттереп алабыз, җимешләрне (күрәгә, йөзем, кара җимеш...кем ничек ярата инде, салмасаң да була.) юабыз. Коштабакка салып барысын бергә болгатабыз. Әлбәттә, бераз тоз, тәменчә шикәр комы салабыз. Эчлек әзер. Камырны басканда җылымса су, көнбагыш мае, майонез алына. Мин бик аз гына шикәр комы һәм чүпрә дә салам, йомшак булсынга. Бәлешне ит бәлеше кебек үк ясап, мичкә куябыз. 1-1,5 сәгать тирәсе пешә. Кабак бәлеше акмайны бик ярата. Анысы бәлеш эченә дә, пешеп чыккач та салына. Ашларыгыз тәмле булсын!
Кабакларны турап туңдыргычка куйсагыз да була. Ул чагында җәен дә кабак бәлеше, пироглары белән сыйлана алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев