Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
АШ-СУ

Бик тәмле мәкле рулет пешерү ысулы

Ялларда чәй янына йомшак рулет пешереп алыйк әле!

Камыр өчен 450 гр он, 10 гр коры чүпрә, 180 мл җылымса сөт, ике йомырка, бүлмә температурасында торган 80 гр атланмай, 80 гр шикәр комы, бер чеметем тоз кирәк булачак.

Ингредиентларның барысын бергә кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз, җылы урында кабартып алабыз.

Эчлеккә 150 гр мәк өстенә 150 мл су, 130-150 гр шикәр комы салып, газ өстенә куябыз. Суы кайнап беткәч, мәкне суытырга кирәк. Аннан, йомшаган 30 гр атланмай, бер йомырка агы кушып, блендер белән болгатып алабыз.

Камыр кабаргач, җәябез дә (бик калын булмасын, 0,5 см артмасын), эчлекне сылап, рулет итеп төрәбез. Якынча 3 см киңлектә телемләп кискәннән соң, йомырка сарысы сөртеп чыгабыз. Әзер рулетларны 180 градуска кадәр кызган духовкада 30-45 минут пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев