Азнакай хуҗабикәләренә Рәилә Ахуновадан телеңне йотарлык рецепт: гранат соусында күркә ите
Ашларыгыз тәмле булсын!
Күркәнең бот итләрен юып кортабыз да тиресеннән арындырабыз. Соусны яхшы сеңдерсен өчен итне кискәләп җибәрәбез дә, яхшылап тоз белән ышкыйбыз.
Соус: Гранат соусы (наршарап) 5 аш кашыгы, 2 аш кашыгы сое соусы, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, бер кашык катнаш борыч (смесь перцев) салып яхшылап болгатып, итне шушы соуста 4-5 сәгать тотабыз. Аннан табага салып, өстенә фольга ябып, 180°с та кызган мичкә куеп пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев