Азнакай хуҗабикәләренә Гөлназ Ситдиковадан тәмле рецепт
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Гөлназ Ситдиковадан тәмле рецепт

Бәйрәмнәр дәвам итә.

Салатлар инде туйдырды, әйдәгез әле, уңган хуҗабикә Гөлназ Ситдикованың самса рецептыннан файдаланып, камыр ризыгыннан сыйланып алыйк. Моның өчен кирәк:
-катламлы чүпрәсез бер җәймә камыр,
-пешкән тавык түше,
-100 грамм сыр,
-2 аш калагы майонез,
-тоз, борыч, тәмләткечләр үзегез теләгәнчә.

Итне вак итеп турап, уылган сыр, майонез, тәмләткечләр кушып болгатырга. Уртача җәелгән камыр өлешләренә эчлекне салып, газ мичендә 200 градуста 20 минут пешереп алырга.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев