Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә “Фәрештә күз яшьләре” пирогы рецепты

Рецепты үзем уйлап тапкан түгел, Интернетта бар. Шулай да һәр хуҗабикә үз үзенчәлеген кертә.

Камыры: 1 пачка маргаринны ("Хозяюшка") он белән удым, 1 пачка разрыхлитель, ярты сткан шикшр комы, 4 йомырка сарысы кушып,  йомшак камыр ясадым. Аны кул белән майлаган табага җәясең. Эчелек - алманы шакмаклап турап, корица, шикәр комы белән бутадым. Йомшак булсын өчен, табада әзрәк пешереп алырга кирәк икән. Эчлекне шулай ук эремчектән дә ясаганым бар (йомырка, шикәр комы кушып), алай да бик тәмле була. Камыр өстенә эчлекне салып, 180 градуслы духовкада 20 минутлап пешереп аласың  да, өстенә күпертелгән йомырка агы сөртеп, тагын 10-15 минутка, өсте кызырганчы мичтә тотасың.  Суынгач, өстен  каплап торсаң, теге "фәрештә күз яшьләре" чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев