Ярминкәдә ит, яшелчә-җимеш, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак.
Азнакайда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы 19 октябрьдә 9.00 сәгатьтә шәһәрнең Шифа сәүдә үзәге каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында булачак. Анда ит, яшелчә-җимеш, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак.
Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз! 0+
Нет комментариев