2011 ел башыннан 27 азнакайлы үз исемен һәм фамилиясен, кайберәүләр хәтта атасының исемен үзгәрткән. Аннан алдагы елда исемен үзгәртүчеләр 9 кешегә күбрәк булган. ЗАГС хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бу - күбрәк хатын-кызлар һәм яшүсмерләргә хас адым. Ирләр исә исемнәрен дини күзлектән чыгып алыштыралар. Бер хатын-кыз русча исемен татарчага үзгәрткән. Документ алыштыруга...
2011 ел башыннан 27 азнакайлы үз исемен һәм фамилиясен, кайберәүләр хәтта атасының исемен үзгәрткән.
Аннан алдагы елда исемен үзгәртүчеләр 9 кешегә күбрәк булган. ЗАГС хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бу - күбрәк хатын-кызлар һәм яшүсмерләргә хас адым. Ирләр исә исемнәрен дини күзлектән чыгып алыштыралар. Бер хатын-кыз русча исемен татарчага үзгәрткән. Документ алыштыруга этәргеч сәбәпләр төрле. Беренче урында - әти-әни биргән ят, авыр әйтелешле исемне колакка ятышлы гадирәккә алыштыру. Фамилия һәм атасының исемен үзгәртүгә килгәндә, бу - гаиләне ташлап киткән әтиләренә карата яшүсмерләрнең үзләренчә протесты.
Нет комментариев