Талантлар илендә
Яр Чаллы шәһәрендә "Талантлар планетасы" балалар һәм үсмерләр иҗатын яклау фонды тарафыннан оештырылган бәйгедә Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларының яшь талантлары катнашты. Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең сәхнә осталыгы белән бигрәк тә аерылып торды. Конкурсның "Инструменталь башкару" номинациясендә "Шатлык" дуэты (Айгөл, Карина), Ләйсән Ханнанова, Рэнат Тимиров, Газинур Равилов, Ринат Ибраһимов...
Яр Чаллы шәһәрендә "Талантлар планетасы" балалар һәм үсмерләр иҗатын яклау фонды тарафыннан оештырылган бәйгедә Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларының яшь талантлары катнашты.
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең сәхнә осталыгы белән бигрәк тә аерылып торды. Конкурсның "Инструменталь башкару" номинациясендә "Шатлык" дуэты (Айгөл, Карина), Ләйсән Ханнанова, Рэнат Тимиров, Газинур Равилов, Ринат Ибраһимов беренче, Айгөл Гайсина, Алина Сабирова, Әминә Хәсәнова, Лиана Сәгыйтова, Илназ Салихов, "Рапсодия", "Violini" ансамбльләре икенче, Гүзәл Газизуллина, Ксения Остапенко өченче дәрәҗә лауреатлар, Елена Кошелева дипломант булды. "Академик вокал" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат дипломы "Элегия" кечкенәләр хорына тапшырылды. Ә "Эстрада вокалы"ның гран-при хуҗасы - Руслан Латыйфуллин.
Гала-концертта Азнакай сәнгать мәктәбе укытучылары Наилә Шәрифуллина "Иң яхшы укытучы" исеменә, Флера Әпсәләмова, Гүзәл Мортазина, Лилия Тимирова, Марианна Муллина "Танылу" дипломнарына лаек булдылар. Котлыйбыз!
Сәнгать мәктәбенең мәртәбәле бәйгеләрдә катнашучы сәләтле укучылары һәм укытучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев