Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Су буенда машина юган өчен бер азнакайлыны штрафка тартканнар
Урамда җәй хакимлек итә. Мондый кояшлы, матур көннәрдә ничек өйдә түзеп ятмак кирәк?! Су коену, табигать кочагында ял итүләр... Әмма ял иткәндә күпчелек очракта хокук бозулар турында онытып та җибәрәбез шул. Сусаклагыч зоналарда, сулыкларда тәртип бозуларны ачыклау максатында республикада, шул исәптән безнең районда, "Авто-СТОП" операциясе старт алды. Узган атнада гына...
Урамда җәй хакимлек итә. Мондый кояшлы, матур көннәрдә ничек өйдә түзеп ятмак кирәк?! Су коену, табигать кочагында ял итүләр... Әмма ял иткәндә күпчелек очракта хокук бозулар турында онытып та җибәрәбез шул. Сусаклагыч зоналарда, сулыкларда тәртип бозуларны ачыклау максатында республикада, шул исәптән безнең районда, "Авто-СТОП" операциясе старт алды. Узган атнада гына да Ык буе территориаль идарәсе экологлары сигез кешене административ җаваплылыкка тарткан.
- Күпләр су саклау зонасы турында беренче мәртәбә ишетүләре хакында әйтсә дә, бу гына аларны җаваплылыктан коткарып кала алмады, - ди Ык буе территориаль идарәсе инспекторы Ләйсән Сираева. - Су саклау зонасы елга-күлләрнең зурлыгына карап билгеләнә. Мәсәлән, Ык елгасын алсак, закон нигезендә машиналарны ярдан 200 метрдан да якын куярга ярамый. Ә бездә ничек? Күп очракта машина белән яр аралыгы хәтта 1-2 метр гына кала. Ул гына да түгел, елга-күл буйларында транспорт чараларын юуучылар да бар. Шушы көннәрдә Тымытык авылында берәүгә штраф салынды. Әмма экологларның максаты - халыкны штраф белән куркыту түгел, ә кешене тәртипкә, табигатьне сакларга, тирә-юнебезгә сак карарга өйрәтү.
Сүз уңаеннан, хокук бозучыларга салынучы штраф күләме дә саллы гына. Закон нигезендә физик затларга 3 меңнән алып 4,5 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи затларга - 8-12, юридик затларга - 200-300 мең сум. "Авто-СТОП" оперциясе көзгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев