"Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан унсигезенче елын үткәрелүче "Сандугач сайрар илем" фестивалендә нефть төбәгендәге район һәм шәһәрләрдән яшь башкаручылар өч ай дәвамында иҗатта көч сынашты. Гала-концертта муниципаль районнарга сайлап алу турлары буенча югары нәтиҗәләр өчен "Рухият" фондының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Азнакай районы да бар. Әлеге дәрәҗәле...
"Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан унсигезенче елын үткәрелүче "Сандугач сайрар илем" фестивалендә нефть төбәгендәге район һәм шәһәрләрдән яшь башкаручылар өч ай дәвамында иҗатта көч сынашты. Гала-концертта муниципаль районнарга сайлап алу турлары буенча югары нәтиҗәләр өчен "Рухият" фондының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Азнакай районы да бар. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә безнең сәнгать мәктәбеннән генә дә 12 яшь музыкант лауреат булды, ә "Бәхет" вокаль ансамбле гран-при яулады.
Нет комментариев