Мәнәвезлеләр һәм урманайлылар диңгез хәзинәләре эзләде. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Кайда ничектер, ә менә Мәнәвездә балаларның җәйге ялы күңелле уза. Урманай мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырлган "Хәзинә эзләүчеләр" квест-уены да бик мавыктыргыч һәм маҗаралы булды. Әкият геройлары Джек-воробей (Мәнәвез мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова) һәм Юнга (Урманай мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резеда Мофаздалова) ярышларны кызыклы итеп үткәрделәр. "Монолит (Мәнәвез)...
Кайда ничектер, ә менә Мәнәвездә балаларның җәйге ялы күңелле уза. Урманай мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырлган "Хәзинә эзләүчеләр" квест-уены да бик мавыктыргыч һәм маҗаралы булды. Әкият геройлары Джек-воробей (Мәнәвез мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова) һәм Юнга (Урманай мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резеда Мофаздалова) ярышларны кызыклы итеп үткәрделәр. "Монолит (Мәнәвез) һәм "Морской кипиш" (Урманай) командалары уенга баш-аяклары белән кереп чумдылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Барлык балалар соңыннан тәмле призлар белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев