Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
"Маяк" газетасы журналисты Актүбә психоневрология диспансерына барып кайтты
... Сырхауханә ишегалдында тигәнәк, кычыткан, кыргый киндер куакларына батып кечкенә генә бер флигель утыра. Түбәсе калшаеп, күгәреп беткән, төтен торбасы ауган, баскыч сайгаклары черек, купшакланган диварларның кайчандыр акшарланган булуы чамалана. Бинаның арткы өлеше коймалап бүленгән, аның өскә чыгарып кагылган кадаклары артыннан ялан күренеп тора. Әгәр кычыткан чагудан курыкмасагыз, әйдәгез, тар...
... Сырхауханә ишегалдында тигәнәк, кычыткан, кыргый киндер куакларына батып кечкенә генә бер флигель утыра. Түбәсе калшаеп, күгәреп беткән, төтен торбасы ауган, баскыч сайгаклары черек, купшакланган диварларның кайчандыр акшарланган булуы чамалана. Бинаның арткы өлеше коймалап бүленгән, аның өскә чыгарып кагылган кадаклары артыннан ялан күренеп тора. Әгәр кычыткан чагудан курыкмасагыз, әйдәгез, тар сукмактан флигельгә үтеп, эчтә ниләр булып ятуын карыйк...
Исегезгә төштеме? Антон Чеховның "6нчы палата"сыннан өзек бу. Дөресен әйтим, Актүбә психоневрология диспансерына юл тотканда, минем күз алдыма мондый ук хәл килеп басмаса да, сокланырлык күренешкә дә өметләнми идем. Әмма бик нык ялгышканмын булып чыкты. Алдымда - таштан салынган купшы бина, аның ишегалды яшеллеккә, чәчәкләргә күмелгән. Бакчасында ниләр генә үсми: помидор, кишер, бәрәңге... Хәтфә үлән дә тигез итеп чабып куелган. Соңрак белдем, биредә авыруларны хезмәт терапиясе белән дә дәвалыйлар икән. Инструктор Ризидә Әшрәпова белән берлектә алар әнә шулай кышка яшелчәне дә үзләре үстерә. Бина артында да коры аланлык түгел, ә агач-куаклар хозурлыгын күргәч, ирексездән, бу сырхауханәдән битәр, ял йортына охшаган, дип уйлап куясың.
Я, ярый, кычытканга чагылып түгел, ә аллы-гөлле чәчәкләргә соклана-куана "Чеховка ияреп", без дә эчке якка күз салыйк.
Ишектән туп-турыга теләсә кем кереп китә алмый, билгеле. Диспансерның үз таләп-тәртипләре бар. Неврозлар бүлеге мөдире Зөлфия Измайлова тупсада каршылады. Аның белән бүлмәләргә үтәбез. Менә монсы, түгәрәк өстәл буйлап урындыклар, тәрәз төпләрендә гөлләр тезелгәне - авыруларның хәлен белергә килгән якыннары белән очрашу урыны. Мондый бүлмәләр бинаның һәр катында бар. Неврозлар бүлегендә гипертония, йөрәк-кан әйләнеше һәм башка авырулар өстенә йокысызлык, тирәнтен борчылу, курку, яки булмаса операциядән соң хәлнең катлауланып китүе дә өстәлеп, физик халәте генә түгел, рухи халәте дә дәвалау сораган пациентлар ята.
-Кайберәүләрдә киресенчә, күңел төшенкелеге, тирәнтен хафалану (депрессия, стресслар) нинди дә булса авыру симптомы астына яшеренергә мөмкин. - ди Зөлфия Марат кызы. - Болар барсы да ачыклана, уңышлы дәвалана. Әйтик, тамагында даими авырту тоеп, аягы яки бите тартышып килгән пациентларның бу симптомы белән берлектә югары кан басымы нормага китерелә, яки киресенчә, психик тайпылыш вакытында башка төр авырулар да дәвалана. Иң мөһиме - безгә килүдән курыкмаска кирәк. Ә бит күпләр табибларга бик озак йөреп, шактый чыгымнарга төшкән дәвалану алганнан соң, тәмам соңгы чиккә җиткәндә генә диспансерга юллама ала.
-Кеше күңеле - пыяла, дигән әйтем бар, уйламый-нитми бер-берләребезгә теләсә нинди яла ягып, гайбәт сөйләп, үпкә белдереп яки булмаса куркытып та стресслар тудырабыз. Кайчак эштәге борчулар да "нервыларны ашый", гаилә низаглары да төшенкелектә йөртә... Боларның берсе дә организмга йогынтысыз калмыйдыр? - дип, кайчандыр биредә дәваланган танышым кичергән хәл-халәтне искә төшереп, сорап куям.
-Әлбәттә калмый. Паник атака вакытында кеше 5-10 минут эчендә бик нык дулкынланып, "чыгырдан чыгып" ала, шуннан соң бу халәт әкренләп кими, тынычлангач, кеше йөрәк турында авырту тоярга, аның бер әкренәеп, бер кызулап тибүен сизәргә, кан басымы кисәк күтәрелергә мөмкин. Шуннан соң инде башка чирләр дә баш калкыта, дип аңлата әңгәмәдәшем. - Бездә мондый пациентлар нәтиҗәле дәвалану ала, хәлләре сизелерлек яхшыра. Иң мөһиме - вакытында килү кирәк. Инде әйткәнемчә, терапевт билгеләгән дәвалау курку, стресс йогынтысын берничек тә бетерми, моңа психотерапевт кына ирешә ала. Аннары, гаиләсендә, якыннарыннан тапмаган кайгырту, җан җылысын да без бирергә тырышабыз, бу да әһәмиятле. Пациенттта үз-үзенә ышаныч тудыру, аның башкалар кебек үк тормышта үз урыны булуын, кирәклеген аңлата белү мөһим. Кыйммәтле дарулар, психотерапия белән комплекслы дәвалау, психологик һәм социаль ярдәм, әлбәттә, үз нәтиҗәләрен бирә.
Табибә миңа пациентлары белән аерым гына да, төркемләп тә сеанслар үткәрү бүлмәләрен күрсәтеп йөрде. Арттерапия, ком психотерапиясе, музыка белән дәвалау кабинетларындагы кулланма материалларны күргәч, үземне бала чагыма кайткандай хис итттем. Ә бит чыннан да, без сабый чакта гына шулай самими, чиста күңелле, ышанучан булабыз. Табибә Зөлфия Измайлова да пациентларын нәкъ менә шушы чакка, күңелнең ихлас халәтенә кайтарып дәвалауның мөһимлеген аңлап эш итә. Аның бик кызыклы әңгәмәдәш, үз һөнәренең, ягъни кеше җанының бөтен нечкәлекләрен белгән, тойган чын мәгънәсендә шушы өлкә белгече булуын мин танышуның беренче мизгелләреннән үк аңлаган идем инде.
-Зөлфия Маратовна, психик тайпылыш авырулары нәселдән дә килергә мөмкинме?
Минем чираттагы сорауга да җавабы әзер.
-Күпчелек җитди авырулар кебек психика белән бәйлеләрнең дә нәселдән күчү ихтималы зур. Шуңа да без, табиблар, бу хакта сорамый калмыйбыз. Әлеге мәгълүмат дөрес диагноз кую өчен кирәк.
Чехов әсәрендә флигель палаталарына ачыган кәбестә, кандала, аммиак, тынчу ис "таралган" булса, мин биредәге катлаулы диагнозлы психик авырулылар яткан беренче, икенче катлардагы бүлмәләрдән дә җәйге чәчәкләр исе, саф һава хакимлек итүен тоеп, бермәл гаҗәпкә калдым. Авырулылар пөхтә киемнәрдән, ятаклары чиста, тәртип белән җыештырылган. Бернинди тавыш-гауга юк, хәтта кычкырып сөйләшүче дә очратмадым. Берәүләре тын гына утырып тора, икенчеләре ипләп кенә узара гап куерткан. Китап, журнал укып мавыкканнар да шәйләнә. Сүз уңаеннан әйтик, диспансерның үз китапханәсе дә бар. Әйе, мондый күренешкә тап булган кешегә биредә "җаны авыру"лылар ятуына ышануы да кыен.
-Күп вакыт безгә опекунлык вазифасын да үтәргә туры килә, - ди әңгәмәдәшем диспансерде "даими теркәлгән", ягъни барыр урыны булмаган пациентлары белән таныштырып. - Туган - тумачалары алардан инде күптән баш тарткан яки аларны инде эзләп табуы да кыен. Тиешле документлар туплагач, махсус учреждениеләргә урнаштыруга чиратка куябыз, ә аныңчы бездә яшәп торалар, бу чорда аларны социаль тернәкләндерү алып барыла.
Аларның һәркайсының гыйбрәтле дә, җаннарны сыкратырлык та үз язмышлары. Чире нәселдән күчеп яки вакытында ярдәм алмаганлыктан азып китеп, шушындый хәлгә калдырганнарын ихластан җәлләсәң дә, яшәү "тәмен" аракы, наркотикларда табып сәламәтлеген генә түгел, тормышын ук җимергәннәре никтер кызгану хисе уятмый.
Ир-егетләр дәваланган бүлек җитәкчесе Гөлсинә Абдуллина мондый авырулылар белән узган гасырның җитмешенче елларыннан ук эшли башлаган. Аның тәҗрибәсе яшь белгечләр өчен үзе зур байлык. Ир-ат психикасын аннан да яхшы белүче юктыр кебек.
-Без, гүзәл затлар - табибмы, шәфкать туташымы, җыештыручымы, кем булуга карамастан, авырулыларга һәрчак башка җенес вәкилләре булып калабыз. Шуңа да үзеңне алар алдында тота белү бик мөһим, - ди ул. -Вакыты белән тәмле телле, шаян да буласың, ә инде кайчагында таләпчәнлек, усаллык та кирәк.
Бик четерекле вазифа башкарган хезмәткәрләрен саклау, яклауны да төп бурычы санаган баш табиб Руслан Шәрапов. Хокук сакчыларына тоташтырылган элемтә, тревога төймәсе, ачкычлы ишекләр, башка саклык чаралары - барсы да авырулыларның да, персоналның да иминлеген кайгыртып эшләнгән. Ә инде уңайлы эш шартлары, иркен, якты бүлмәләр, җиһазланыш турында әйтеп тә торасы юк. Бина 125 койка-урынлы, анда нәтиҗәле дәвалау, тиешле медицина ярдәме күрсәтү өчен барсы да эшләнгән. Рухи кыйбланың адәм баласына яшәү мәгънәсе бирүен яхшы белгән "җан дәвачылары" дога кылу, намаз уку бүлмәләре булдыру турында да кайгырткан.
Үзенчәлекле авырулылар дәваланган заманча корылышлы диспансер әнә шулай үз тормышы белән яшәп ята. Сихәтлеген ныгытып актив тормышка кайтканнар да, үзләрен хөкүмәт кайгыртуы астына урнаштыруда ярдәм тойганнар да - барсы да моның өчен белем-тырышлыкларын салган шәфкать ияләренә җылы хисләр саклый, редакциябез почтасына килгән хатлар әнә шул хакта.
Тагын хәтергә Чеховның "6ныч палата"сы килеп баса. Исегездәме: "Һәркайсының законлы ахыры бар, нигә аңа комачау итәргә? - дип фикер йөрткән һәм флигельны рәткә кертүгә бармакка бармак та сукмаган доктор Рагин ахыр чиктә үзе дә шунда эләгә. Әле дә ярый без ул чорда яшәмибез дә, бу персонажлар да әдәби әсәрләр геройлары гына булып кала... Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев