Имам белән очрашу
Исламның изге урыннары - Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылу тәмамланды. Аллаһыбызның рәхмәте белән барлык ватандашларыбыз да күңелләргә рәхим-шәфкать туплап, җаннарга тынычлык, тәннәргә сихәтлек алып, туган якларга исән-имин әйләнеп кайттылар. Хаҗ тәмамлану уңаеннан шәһәребезгә мәртәбәле кунак, башкаланың "Кол Шәриф" мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысовның килүе көтелә. Аның белән очрашу 11 декабрь...
Исламның изге урыннары - Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылу тәмамланды. Аллаһыбызның рәхмәте белән барлык ватандашларыбыз да күңелләргә рәхим-шәфкать туплап, җаннарга тынычлык, тәннәргә сихәтлек алып, туган якларга исән-имин әйләнеп кайттылар. Хаҗ тәмамлану уңаеннан шәһәребезгә мәртәбәле кунак, башкаланың "Кол Шәриф" мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысовның килүе көтелә. Аның белән очрашу 11 декабрь көнне район-шәһәр Мәдәният йортында 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак. Рамил хаҗи «Ислам һәм җәмгыять» дигән темага чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев