Ни хикмәт, икътисад тотрыксызлана барган саен ришвәтчелек тә тамырын ныграк җәя башлый. Илдә бүгенге көндә коррупция белән хәл торышы ул аеруча баш калкыткан 2012 елдагыдан да катлаулырак. Без бу хакта газетабыз битләрендә язган идек инде.
Актуаль темага әйләнгән, тормышыбызга җимергеч зыянлы бу яманлык белән көрәш районда да мөһим мәсьәләләрнең берсе...
Ни хикмәт, икътисад тотрыксызлана барган саен ришвәтчелек тә тамырын ныграк җәя башлый. Илдә бүгенге көндә коррупция белән хәл торышы ул аеруча баш калкыткан 2012 елдагыдан да катлаулырак. Без бу хакта газетабыз битләрендә язган идек инде.
Актуаль темага әйләнгән, тормышыбызга җимергеч зыянлы бу яманлык белән көрәш районда да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Район башлыгы каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясендә (Татарстан Президенты фәрманы нигезендә хәзер ул коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия дип үзгәртелде) бу юнәлешнең конкрет бурычлары билгеләнде. Сүз дә юк, монда власть белән җәмәгатьчелек бер фикердә, актив булганда гына нинди дә булса уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуңа да утырышка комиссия әгъзаларыннан тыш район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары һәм секретарьлары, район Советы һәм башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Быелның 1 мартыннан җир участоклары белән идарә итү шәһәр һәм авыл биләмәләре вәкаләтлегенә тапшырылды. Шулай ук закончалыкны саклау таләпләре дә катгый калды. Никадәр югарырак урын биләсәң, җаваплылыгы да шул дәрәҗәдә олы. Кызганычка каршы, районда закончалыкны бозу очраклары булды: ике авыл биләмәсе башлыгына карата җинаять эше ачылып, аларның берсе буенча гаепләү карары чыгарылды, җитәкче эшеннән алынды.
-Туган-тумача, дус-иш, таныш-белешкә өстенлек ясаган берәү дә власть органнарында озак утыра алмаячак, - дип ассызыклады утырышны алып барган коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин. - Шунсын да әйтергә кирәк, әгәр җитәкче үз вазифасына намуслы карый, эшен җиренә җиткереп башкара икән, анда яшәүче халыктан бернинди дәгъва, шикаять алынмый, зар-моң ишетелми, хокукларын яклап суд, прокуратура юлын таптаучылар да юк. Бер генә җитәкче дә бер генә кешене дә мондый хәлгә төшерергә тиеш түгел!
Район Советының биләмәләр белән эшләү секторы җитәкчесе Наил Сабирҗанов муниципаль хезмәтләр күрсәтелгәндә (халыкка белешмәләр биргәндә, документлар тутырганда) аеруча сак булырга чакырды, чак кына игътибарсызлык, илтифатсызлыкның да коррупция характерындагы гамәлгә китерергә мөмкин булуы турында кисәтте.
Шәһәр прокуроры урынбасары Илнур Мортазин җир участокларын рәсмиләштерүдә закон таләпләре үтәлешенең прокуратура тарафыннан даими тикшерелеп торуын җиткерде, авыл биләмәләре башлыклары һәм совет секретарьларына мөрәҗәгать итеп, закон бозуга этәрүчеләр очраганда, бу хакта хокук саклау органнарына кичекмәстән хәбәр итүләрен сорады.
Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илдар Хәйдәров җир участокларына хокукны рәсмиләштерүдәге таләпләр хакында аңлатуны дәвам итеп, халыкка бирелә торган белешмәләрдә хуҗалыкны алып бару кенәгәсе күчермәләренең нәкъ шундагыча, дөрес булырга тиешлеген ассызыклады. Ул шулай ук муниципаль җирләрдән файдаланучы арендаторларның түләүләрне вакытында башкармау очракларына тукталды. Әйтик, быелның 10 аенда палата тарафыннан 1781,06 мең сумны кайтарып алу турында 16 гариза бирелгән, 1408,73 мең сум кайтарып алынган.
-Җаваплы постка билгеләнгән, сайланган икәнбез, биләмә башлыгымы, секретарьмы, оешма-предприятие, власть органы җитәкчесеме - нинди генә дәрәҗә биләвебезгә карамастан, безнең һәркайсыбыз иң элек кешеләр турында кайгыртырга, ә инде шәхси мәнфәгатьләрне иң ахырга куярга тиешбез! - диде утырышны йомгаклап комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин. - Законнарны белергә, аларны тайпылышсыз үтәргә бурычлыбыз. Ә инде кемдер, нәрсәне дә булса аңлап бетермәсә, моның өчен юристлар, белгечләр бар, алар ярдәм күрсәтергә әзерләр.
Лиза Нур
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев