Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалпы тернәкләндерү үзәгендә ветераннар өчен бәйрәм узды

Чалпы авылы социаль тернәкләндерү үзәгендә «Җиңүле Яз» акциясе кысаларында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, «Ветераннар картаймый» дип аталган әдәби кичә узды. Бәйрәм концертын биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар һәм монда эшләүче хезмәткәрләр: Зиля Хөснетдинова, Гөлгенә Низамова, Айгөл Гарипова, Әмирә Гәрәева бергәләп оештырдылар. Үзәктә дәваланучыларның 24е сугыш чоры балалары. Алар күз яшьләре аша...

Чалпы авылы социаль тернәкләндерү үзәгендә «Җиңүле Яз» акциясе кысаларында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, «Ветераннар картаймый» дип аталган әдәби кичә узды. Бәйрәм концертын биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар һәм монда эшләүче хезмәткәрләр: Зиля Хөснетдинова, Гөлгенә Низамова, Айгөл Гарипова, Әмирә Гәрәева бергәләп оештырдылар.

Үзәктә дәваланучыларның 24е сугыш чоры балалары. Алар күз яшьләре аша үзләренең ач-ялангач балачакларын, сугыштан соңгы авырлыкларны искә алдылар, яуда һәлак булган әтиләренә атап язган шигырьләрен укыдылар. Бәйрәм сугыш чоры җырлары белән үрелеп барды. Минниса Котлыкаева, Ләйсән Хәмидуллина, Мария Айдарова башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Бу - "Язгы игелек атнасы" акциясенең йомгаклау чарасы булды.

Әмирә ГӘРӘЕВА, Чалпы тернәкләндерү үзәгенең культура чараларын оештыручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чалпы тернәкләндерү үзәгендә ветераннар өчен бәйрәм узды