ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмдә дә эшлибез

Татарстан халкы Яңа ел бәйрәме көннәрендә дә почта хезмәтеннән өзлексез файдалана алсын өчен элемтә бүлекчәләре махсус эш режимына күчерелде. 6 гыйнварда почта элемтәсенең барлык бүлекләре гадәттәге графикта, эш сәгатен 1 сәгатькә кыскартып эшли. 7 һәм 8 гыйнварда барлык бүлекләр дә ял итә. Ә инде 9 гыйнварда алар гадәттәге режимда хезмәт...

Татарстан халкы Яңа ел бәйрәме көннәрендә дә почта хезмәтеннән өзлексез файдалана алсын өчен элемтә бүлекчәләре махсус эш режимына күчерелде.

6 гыйнварда почта элемтәсенең барлык бүлекләре гадәттәге графикта, эш сәгатен 1 сәгатькә кыскартып эшли.

7 һәм 8 гыйнварда барлык бүлекләр дә ял итә.

Ә инде 9 гыйнварда алар гадәттәге режимда хезмәт күрсәтәчәк.

Бәйрәм көннәрендә почта корреспонденцияләре аларның килүенә карап, ә вакытлы матбугат басылу графигы нигезендә таратыла.

Өстәмә мәгълүматларны "Татарстан почтасы" матбугат хезмәтеннән (843) 221 18 23 телефоны яки www.tatpochta.ru сайтыннан ала аласыз.


Нет комментариев