Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Бүген Азнакайда 100 нче пар теркәлде
Туй мизгелләре һәрчак күңелле инде ул. Ә менә йөзенче пар булып теркәлү - икеләтә шатлыклы һәм тантаналы. Бүген Азнакайда йөзенче пар кушылды. Игорь Кравченко белән Айгөл Сабирова өчен гомергә истә кала торган көн булды. Айгөл - Азнакай кызы, ә менә Игорь - Алтай якларыннан. Алар Ноябрск шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме...
Туй мизгелләре һәрчак күңелле инде ул. Ә менә йөзенче пар булып теркәлү - икеләтә шатлыклы һәм тантаналы. Бүген Азнакайда йөзенче пар кушылды. Игорь Кравченко белән Айгөл Сабирова өчен гомергә истә кала торган көн булды. Айгөл - Азнакай кызы, ә менә Игорь - Алтай якларыннан. Алар Ноябрск шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эшләгәндә танышалар. Ерак араларны якын итеп, туйны җәйге ял чорында кызның туган шәһәрендә үткәрергә карар кылалар. Игорьга Азнакай үзенең чисталыгы, гөл-чәчәкләр эчендә утыруы һәм халкының кунакчыллыгы белән ошаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев