ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайның тагын 28 күпфатирлы йорты капиталь төзекләндереләчәк
Азнакайда бүген 5 ТСЖ һәм 3 идарә итү компаниясе карамагында 355 күпфатирлы йорт исәпләнә.
Узган ел 35 йортка капиталь ремонт ясалган булса, агымдагы елда тагын 28 күпфатирлы йорт ремонтлана. Кайберләрендә эш инде төгәлләнеп килә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 июленә азнакайлыларның торак-коммуналь...
Азнакайда бүген 5 ТСЖ һәм 3 идарә итү компаниясе карамагында 355 күпфатирлы йорт исәпләнә.
Узган ел 35 йортка капиталь ремонт ясалган булса, агымдагы елда тагын 28 күпфатирлы йорт ремонтлана. Кайберләрендә эш инде төгәлләнеп килә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 июленә азнакайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 86 миллионнан артып киткән.
Әлеге мәсьәләне Наҗәт Нәгыймов каты контрольгә алып, бурычы булган һәркем белән аерым сөйләшүләр алып барырга кушты.
- Кемнәрнеңдер түләмәгән бурычлары башкаларның җилкәсенә ятарга тиеш түгел, - диде район башлыгы урынбасары.
Бу хакта тулырак мәгълүматны БИРЕДӘ укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев