Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар "Маяк"ка мәхәббәтен белдерә

Синнән бер дә аерылмам, "Маягым"! Минем "Маяк"тан аерылганым да юк. Аны укысаң, яшьлегеңә дә кайтып киләсең, ялгышкан, абынган чакларыңны да искә төшерәсең. Кайчагында: "Тукта, әле, бүген мин исән-сау, дөнья яктыларын күреп, үз акылымда, яраткан газетамны укып, барысы белән дә хәбәрдар яшим бит әле", - дип сөенеп тә куясың. Гомерем буе...

Синнән бер дә аерылмам, "Маягым"!

Минем "Маяк"тан аерылганым да юк. Аны укысаң, яшьлегеңә дә кайтып киләсең, ялгышкан, абынган чакларыңны да искә төшерәсең. Кайчагында: "Тукта, әле, бүген мин исән-сау, дөнья яктыларын күреп, үз акылымда, яраткан газетамны укып, барысы белән дә хәбәрдар яшим бит әле", - дип сөенеп тә куясың.

Гомерем буе укыган "Маягым" син. Бик яратам, синнән мәңге аерылмам кебек. Киләчәктә безгә авылдашларыбыз турында язган язмаларны да күбрәк укырга язсын.

Зөлхәбирә әбиегез (76 яшь), Чубар Абдул авылы

Реклама

Азнакай районы газетасын көтеп алабыз

Мин үземне таный башлаганнан бирле гаиләбездә районның "Маяк" газетасын алдырабыз. Мәктәптә укыганда авылдашлар турында кечкенә генә мәкаләләремне дә җибәрә идем. Хәтта бер хикәям дә басылып чыкты әле. Район тормышын чагылдырган көзгебез - "Маяк" газетасына язылмый калып буламы соң. Без аның һәр санын көтеп алабыз.

Сиринә Галиева, Урманай авылы

Редакциядән:Тугрылыклы укучыларыбызга без дә үз рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Киләчәктә дә сезне кызыклы язмалар белән куандырып торырбыз дип ышанабыз! Без дә сезне бик яратабыз, кадерлибез һәм хөрмәт итәбез! Мең рәхмәтләр сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар