"Большая тройка" дигән иң кыйммәтле пакет 1,4 миллион доллардан 2,8 миллион долларга кадәр тора. Пакетка VIP хезмәт күрсәтү, шәхси ложа, Мәскәү белән Санкт-Петербургтагы 19 матчка иң яхшы урыннар, шул исәптән, турнирны ачу, ике ярымфинал һәм дөнья чемпионатының финалын карау да керә. "Большая тройка" пакеты сатуга 20 данә куелган.
Иң очсызлы элиталы Hospitality категорияле билетларның бәясе 850 доллардан башлап. Мондый билетлар бер матчка керү, кунакханә хезмәте, ашау-эчү, истәлекле бүләк, телетрансляция һәм парковканы үз эченә ала.
Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Казан, Волгоград, Түбән Новгород, Самар, Саранск, Екатеринбург, Ростове-на-Дону и Сочи) футбол буенча дөнья чемпионаты уза.
Нет комментариев