Азнакайда үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә “Кем үз эшен ачарга тели?” дигән темага семинар узды
Безнең табигый ресурсларга бай, уңайлы Азнакаебызда үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр өчен җирлек киң. Җирле җитәкчелек тарафыннан да аларга бар шартлар тудырыла, төрле ярдәм программалары эшләп килә. Соңгы елларда гына да районда дүрт сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Биредә - әзер бизнес. Тәвәккәлләп эшләргә генә кирәк ! Нәкъ менә үз эшләрен...
Безнең табигый ресурсларга бай, уңайлы Азнакаебызда үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр өчен җирлек киң. Җирле җитәкчелек тарафыннан да аларга бар шартлар тудырыла, төрле ярдәм программалары эшләп килә. Соңгы елларда гына да районда дүрт сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Биредә - әзер бизнес. Тәвәккәлләп эшләргә генә кирәк ! Нәкъ менә үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә ярдәм максатыннан, Балалар иҗаты үзәгендә "Кем үз эшен ачарга тели?" дигән темага семинар булды. Көньяк-көнчыгыш сәүдә сәнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов, оешма-предприятие бизнес- тренерлары , җитәкчеләр чыгарылыш сыйныф укучылары, үзен эшен башларга теләк белдерүчеләр белән эшлекле әңгәмә алып бардылар.
Бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары активлык күрсәттеләр. Алар чит илдән үк килгән бизнес-тренерлар белән турыдан-туры инглиз телендә генә сөйләшәләр, - дип соклану белдерде эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров. - Монда бик күпләр үзләренә файдалы мәгълүмат кына туплап калмадылар, ә бәлки киләчәктә нинди юнәлештән китәселәрен дә анык билгеләделәр.
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/694729.htm сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев