Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда праймериз – сайлауларны ачык итүдә алшарт

22 майда "Бердәм Россия" партиясе илкүләм алдан тавыш бирү көне үткәрә. Праймериз нәтиҗәләре буенча партиядән җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы сайлауларына депутатлыкка кандидатлар исемлеге булдырылачак. Районыбызда алдан тавыш бирү ничек үтәчәк? Район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән сүзебез шул хакта. -Айдар Фәндәсович, "Бердәм Россия" тарафыннан үткәрелеп килүче праймеризларның быелгысы элеккеләреннән...

22 майда "Бердәм Россия" партиясе илкүләм алдан тавыш бирү көне үткәрә. Праймериз нәтиҗәләре буенча партиядән җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы сайлауларына депутатлыкка кандидатлар исемлеге булдырылачак. Районыбызда алдан тавыш бирү ничек үтәчәк? Район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән сүзебез шул хакта.

-Айдар Фәндәсович, "Бердәм Россия" тарафыннан үткәрелеп килүче праймеризларның быелгысы элеккеләреннән нәрсәсе белән аерылып тора?

-Ул мондый масштабта тәүге тапкыр үткәрелә һәм кандидатларны бөтен халык, партиядә тору-тормавына карамастан, сайлый ала.

- Районда санау участокларында нинди эшләр бара?

-Алдан тавыш бирүне үткәрү өчен районда 12 санау участогы төзелде. Аларда 4-5шәр комиссия әгъзалары эшли. Бу чара безнең өчен, инде әйткәнемчә, яңа һәм катлаулырак. Бүгенге көндә комиссия әгъзаларын өйрәтү, укыту алып барыла. Моннан тыш, тавыш бирү көнендә аларга волонтерлар да кушылачак, алар да бу чарада катнашу өчен әзерлек үтә. 22 май көнне иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр барган алдан тавыш бирүдә алар кешеләрнең үз участокларына дөрес килгәнме-юкмы икәнлеген паспортлар буенча тикшереп, аңлатып торачак. Аннары инде мәгълүматлар электрон программага кертелә, имза белән бюллетеньнәр бирелә.

-Тавыш бирү тәртибен дә аңлатып китсәгез иде?

-Бюллетеньнәр ике (бер мандатлы округ һәм партия исемлеге буенча) булачак. Бер мандатлы округ буенча бюллетеньдә 3 фамилия, ә инде партия исемлеге буенча бюллетеньдә 45 фамилия булачак. Праймеризда сайлаучылар бер генә кандидатка һәм шулай ук берничә кандидатка, хәтта тулаем исемлеккә тавыш бирә ала. Аның төп катлаулыгы менә шунда да инде, ягъни кандидатларга тавыш бирүне санау метерекле булачак. Праймеризның мондый күләмдә беренче тапкыр оештырылуына карамастан, ул безнең җирлектә оешкан төстә, халыкның актив катнашында үтәр, дип ышанып калабыз.

Барлык азнакайлыларны да алдан тавыш бирергә чакырып, санау участокларында көтәбез!

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда праймериз – сайлауларны ачык итүдә алшарт