Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ике кеше янгында һәлак булган

Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора. Еш кына мондый хәвефле бәхетсезлек очраклары гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. 26 ноябрь көнне Ленин урамындагы 30 нчы йорт фатирында электр җиһазын кабынган килеш калдыру нәтиҗәсендә янгын чыга. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк....

Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора. Еш кына мондый хәвефле бәхетсезлек очраклары гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. 26 ноябрь көнне Ленин урамындагы 30 нчы йорт фатирында электр җиһазын кабынган килеш калдыру нәтиҗәсендә янгын чыга. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Кичке вакытта чыккан янгын, кызганычка каршы, корбаннарсыз булмый. Автовокзал кырындагы ташландык агач корылмада чыккан утта ике кеше һәлак була. Бүген тикшерү эшләре алып барыла, үлүчеләрнең шәхесе ачыкланмаган. Янгын тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга мөмкин. Ел башыннан Азнакайда барлыгы 38 янгын факты теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ике кеше янгында һәлак булган