Гашыйклар көне алдыннан без aznakaevo-rt.ru сайтында "Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән конкурс игълан итәбез. Шарты бик гади: бәйгегә мәхәббәт аңлаткан хат, шигырь, фотосурәтләр кабул ителә. Алар "Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән билге белән guzel.kurbanova.91@mail.ru электрон адресы буенча 6-11 февраль көннәрендә кабул ителә (исем, фамилия, яшегез һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз)....
Гашыйклар көне алдыннан без aznakaevo-rt.ru сайтында "Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән конкурс игълан итәбез. Шарты бик гади: бәйгегә мәхәббәт аңлаткан хат, шигырь, фотосурәтләр кабул ителә. Алар "Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән билге белән guzel.kurbanova.91@mail.ru электрон адресы буенча 6-11 февраль көннәрендә кабул ителә (исем, фамилия, яшегез һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз).
Онлайн - тавыш бирү 11 февральдән 17 февральгә кадәр барачак. Бәйге нәтиҗәләре белән газетабызның 18 февраль санында таныша аласыз.
Конкурста балигъ булганнар гына катнаша ала.
Мәхәббәтне иң үзенчәлекле аңлаткан хатлар "Маяк" газетасында басылачак.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев