Азнакайда 24 гаилә балигъ булмаганнар эше буенча комиссия исәбеннән төшерелде
Баласы яхшы укыса, тәртипле йөрсә, ата-ананың бер кайгысы юк. Ә менә начар юлга басса, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршына килеп басасы көн кебек ачык. Күпләр бу комиссияне җәза бирүче орган дип кабул итә. Чынлыкта эшчәнлегенең асылы нидә? Шушы сорау белән без комиссия секретаре Эльвира Солтангировага мөрәҗәгать...
Баласы яхшы укыса, тәртипле йөрсә, ата-ананың бер кайгысы юк. Ә менә начар юлга басса, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршына килеп басасы көн кебек ачык. Күпләр бу комиссияне җәза бирүче орган дип кабул итә. Чынлыкта эшчәнлегенең асылы нидә? Шушы сорау белән без комиссия секретаре Эльвира Солтангировага мөрәҗәгать иттек.
- Безнең комиссия составына прокуратура, эчке эшләр, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлекләре, сырхауханә, яшьләр, мәгариф идарәләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре керә. Эшебездә исә Административ хокук бозулар турында закон Кодексына таянабыз. Һәр комиссия утырышларында 30-40 эш карала. Бу бик зур сан,чөнки һәрберсе артында бала язмышы.
Бүгенге көндә балигъ булмаган 85 бала профилактик исәптә тора. Шуларның 29ы - спиртлы эчемлекләр кулланган, 27се - йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт белән идарә иткән, 14е - урлашкан, 9ы - чит кеше милкенә зыян салган, 6сы урлашкан өчен. Быелдан яңа закон буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар исәпкә куела, шуңа профилактик исәптә торучылар саны башка елларга караганда артты.
Бары җәй айларында гына да 22 яшүсмер машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган өчен исәпкә куелды. Ата-аналар, балаларының сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куеп, аларга руль артына утырырга рөхсәт итәләр. Мондый очракта ата-ана да җавап тота һәм саллы гына штраф түләргә мәҗбүр.
Вакыт режимын бозган яшүсмерләрнең эшләре дә күп тикшерелә. Кышын 22 сәгатьтән, җәен 23 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр балигъ булмаганнарга урамда йөрү тыела. Ә бит җинаятьләр нәкъ менә шул вакыт аралыгында ешрак кылына, ата-аналарның балалары язмышына битарафлыгы гаҗәпләндерә. Гадәттә моның өчен өлкәннәрне җавапка тартабыз.
Кызганычка каршы, исерткеч эчемлекләр кулланган яшүсмерләрнең эшен дә еш тикшерергә туры килә. Хикмәт моның өчен аларга салынган 500-2000 сум штрафта түгел, ә баланың сәламәтлеге бозылуда. Башын хәмергә салган ата-аналар да тикшерелә безнең комиссиядә. Иң аянычы - эчкече әниләрнең артуы. Ел башыннан гына да мондый әниләргә карата 58 эш тикшерелде. Яшүсмерләрне спритлы эчемлекләр куллануга этәрүчеләр өчен дә 1500 дән алып 3000 сумга кадәр штраф каралган. Быел 32 кеше шундый җаваплылыкка тартылды.
Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы белән берлектә эшләү социаль имин булмаган гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә. Консилиум утырышларында ел башыннан 167 шундый гаилә тикшерелде. Алар белән профилактик эш алып бару нәтиҗәсен дә бирә - 24 гаилә исәптән төшерелде. Мондый гаиләләрдәге балаларның яшәү шартларын тикшереп даими рейдлар үткәрелә. Тормышыларна куркыныч янаган очракта, алар ата-анадан алынып, балалар поликлиникасына урнаштырыла, аннан социаль приютларга җибәреләләр.
Каникул чорында авыр яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга да җитди игътибар бирелә. Шулай ук алар ял лагерьларына бушлай юлламалар белән тәэмин ителә.
Балалар һәм ата-аналар белән эшләүдә ветераннар советы, район балалар Думасы, Татарстан варислары берлеге, өлкән сыйныф укучыларының "Лидер" оешмасы, "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар булышлык күкрсәтә. Иҗтимагый тәрбиячеләргә дә зур өметләр баглыйбыз. Бүгенге көндә авыр яшүсмерләргә 40 тан артык шундый тәрбияче беркетелгән.
Безнең бурыч - яшүсмерләрне җәмгыятькә файдалы, рухи һәм әхлакый яктан лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү. Әгәр дә бер генә яшүсмерне булса да туры юлга бастыра алабыз икән - бу инде безнең җиңү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев