Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең «Гнездышко» бакчасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды

Азнакай шәһәренең 8 нче "Гнездышко" балалар бакчасы базасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды. Әлеге максатны тормышка ашыруда Раил Шәрәпов җитәкчелегендәге подряд оешмасы ярдәм итте. Ремонт эшләрендә шулай ук бакча хезмәткәрләре, хәтта аларның гаиләләре булышты. Роберт Гәрәев, Фәүзәт Вахитов, балаларның әтиләреннән Илнур Шәйхвәлиев, Флюр Кәримов идән җәймәләрен, ишекләрне алыштыруда, электр җиһазларын һәм яктыркычлар...

Азнакай шәһәренең 8 нче "Гнездышко" балалар бакчасы базасында педагог-психолог бүлмәсе ачылды.

Әлеге максатны тормышка ашыруда Раил Шәрәпов җитәкчелегендәге подряд оешмасы ярдәм итте. Ремонт эшләрендә шулай ук бакча хезмәткәрләре, хәтта аларның гаиләләре булышты.

Роберт Гәрәев, Фәүзәт Вахитов, балаларның әтиләреннән Илнур Шәйхвәлиев, Флюр Кәримов идән җәймәләрен, ишекләрне алыштыруда, электр җиһазларын һәм яктыркычлар көйләүдә зур көч куйдылар. Педагоглар үз куллары белән дидактик уеннар һәм кулланма әсбаплар ясадылар.

Мәгариф идарәсе методисты-психологы Миләүшә Зарифуллина әлеге эштә һәр башлангычны яклап, зур ярдәм күрсәтте. Башка балалар бакчаларыннан педагог-психолог бүлмәсен ачу тантанасына килгән коллегалар бүләкләр тапшырды.

Яңа кабинет педагог-психологка балалар белән генә түгел, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр белән эшләүдә дә зур уңайлыклар тудырасына ышанабыз.

Фәрида МӨСТӘКЫЙМОВА,

балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәренең «Гнездышка» бакчасында педагогпсихолог бүлмәсе ачылды