Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәрендә беренче тапкыр Холи бәйрәме үтте

Буяулар фестивале - җәй, шатлык һәм төсләр бәйрәме. Аны шулай ук Холи бәйрәме дип тә йөртәләр. Ул Һиндистанда барлыкка килгән. Яз килгәнне символлаштырган әлеге чара үзенең туган якларында һәр елны үткәрелә. Һәм менә быел ул Азнакайда үзгә әйләнде. Узган жомгада Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданы төрле төсләргә буялган райондашларыбыз белән тулы...

Буяулар фестивале - җәй, шатлык һәм төсләр бәйрәме. Аны шулай ук Холи бәйрәме дип тә йөртәләр. Ул Һиндистанда барлыкка килгән. Яз килгәнне символлаштырган әлеге чара үзенең туган якларында һәр елны үткәрелә. Һәм менә быел ул Азнакайда үзгә әйләнде.

Узган жомгада Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданы төрле төсләргә буялган райондашларыбыз белән тулы иде. Күккә кызыл, яшел, зәңгәр, сары һәм тагын әллә нинди төсләрдәге махсус буяулар очты һәм барысын манып та алды.

Әмма бәйрәм моның белән генә тәмамланмады, халыкны бик күп кызыклы конкурслар, матур чыгышлар көтә иде. Бу фестивальга Street WorkOut белән шөгыльләнә торган Әлмәт кунаклары килде. Воркаут - турник, борыс һәм башка җайланмаларда төрле гимнастик күнегүләр ясау ул.

Бу юнәлеш соңгы вакытта яшьләр арасында аеруча киң таралыш алып, динамик рәвештә үсеп бара. Алар чыгышыннан соң Азнакайда да, бәлки, әлеге спорт төре белән кызыксыну артыр.

Нәрсәләр генә эшләмәде бит алар! Кулларында да йөреп күрсәттеләр, бер-берсен дә күтәреп йөрттеләр. Мускуллы, көчле егетләр кызларны гына түгел, егетләрне дә битараф калдырмагандыр, шәт! Әлеге спорт төренең бер яхшы ягы бар: яшьләр арасында киңрәк тарала барып, ул сәламәт яшәү рәвешен дә модага кертә. Шулай ук бәйрәмдә үзенең ялкынлы чыгышы белән азнакайлыларны Искәндәр Рәхимов сөендерде.

Реклама

Бераз спорт белән шөгыльләнеп алгач, тагын дәртле көй астында бию, бер-береңне буяу башланды. Кырыйда оялып, чип-чиста торучылар да булды. Әмма бу мәсьәлә бик тиз генә буяулы сугыш ярдәмендә хәл ителде. Соңрак исә гироскутерда ярыш узды. Беренче урын - 3, икенче урынга - 2, өченче урынга 1 капчык буяу бирелде.

Әлеге фестиваль үткәрүне оештырган яшь эшмәкәр Гаяз Искәндәров исә аерым игьтибарга лаек. Ул да үзенең сәләтләрен күрсәтте. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән Азнакайда шундый матур, төсле, яңа бәйрәм барлыкка килде. Ул башка елларны да шулай матур итеп, тагын да киңәя барып үтәр дип өметләнәсе кала.

Фестиваль азагында Азнакайлылар күккә тагын буяу һәм яна торган вертолетлар очырдылар. Төсле битләргә, бар дөньяны яктыртырдай елмаюларга карагач, бәйрәм менә дигән үтүен сүзсез дә аңлап була иде.

Зилия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәрендә беренче тапкыр Холи бәйрәме үтте