21 гыйнвар көнне Биектау районының Усады авылы яны мәйданында "Лада - Калина" милли кубогына автоярышлар буенча Россия чемпионатының беренче сайлап алу этабы узды. Анда 23 экипаж, шул исәптән безнең шәһәрдән иганәчесе "Лидер Авто" ҖЧҖ булган "Азнакай" спорт-техник клубыннан өч пилот - аның җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов, Альберт Гайнуллин һәм Дмитрий Брагин...
21 гыйнвар көнне Биектау районының Усады авылы яны мәйданында "Лада - Калина" милли кубогына автоярышлар буенча Россия чемпионатының беренче сайлап алу этабы узды.
Анда 23 экипаж, шул исәптән безнең шәһәрдән иганәчесе "Лидер Авто" ҖЧҖ булган "Азнакай" спорт-техник клубыннан өч пилот - аның җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов, Альберт Гайнуллин һәм Дмитрий Брагин катнашты. Команда беренчелеге ярышларында безнекеләргә тиңнәр булмады. Шәхси зачетта Альберт Гайнуллин өченче, Дмитрий Брагин дүртенче урыннарны яулады.
Нет комментариев