Азнакай игенчеләре чәчүгә кузгалды
Бүген азнакайлылар республикада беренчеләрдән булып, язгы чәчүгә керештеләр. Әлбәттә, районның алдынгы "Марс" хуҗалыгы бу юлысы да дилбегәне ычкындырмады: беренче булып алар кузгалды. ФОТОРЕПОРТАЖга бас һәм кара - Басуларда кар киткәнне көтеп ятсак, соңга калабыз, дым китә. Һәр хуҗалыкта чәчүгә әзер җирләр бар, - ди муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Тәүге...
Бүген азнакайлылар республикада беренчеләрдән булып, язгы чәчүгә керештеләр. Әлбәттә, районның алдынгы "Марс" хуҗалыгы бу юлысы да дилбегәне ычкындырмады: беренче булып алар кузгалды.
- Басуларда кар киткәнне көтеп ятсак, соңга калабыз, дым китә. Һәр хуҗалыкта чәчүгә әзер җирләр бар, - ди муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Тәүге буразналар борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, бар шартын туры китереп башкарылды.
Игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, җир куенына йомыркалар тәгәрәттеләр.
"Юлдаш" агитбригадасы чыгышы чарага бәйрәм рухы өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев