Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Алабугага сәяхәт кылдылар
Каникул чорында Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары республикабызның төрле тарихи урыннарына сәяхәт кылалар. Язгы каникулда алар Алабуга шәһәренә юл тоттылар. Биредә бөек рәссам Шишкин йортында, Шайтан шәһәрчегендә, тарихи-архитектура һәм сәнгать музее-тыюлыгында булдылар. Күргәзмәләр залында танылган рус рәссамнарының картиналары белән таныштылар. Сәяхәттән алар яңа иҗат дәрте һәм онытылмас якты...
Каникул чорында Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары республикабызның төрле тарихи урыннарына сәяхәт кылалар. Язгы каникулда алар Алабуга шәһәренә юл тоттылар. Биредә бөек рәссам Шишкин йортында, Шайтан шәһәрчегендә, тарихи-архитектура һәм сәнгать музее-тыюлыгында булдылар. Күргәзмәләр залында танылган рус рәссамнарының картиналары белән таныштылар. Сәяхәттән алар яңа иҗат дәрте һәм онытылмас якты тәэсирләр алып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев