Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тугыз катлы йорт үз ишекләрен ачты

2025 ел, 5 декабрь. Азнакай шәһәрендә тарихка кереп калырлык зур вакыйга булды.

Район тарихында иң беренче тугыз катлы, 62 фатирлы, заманча проект белән төзелгән, лифты да булган йорт сафка басты.

Йортта яшәячәк азнакайлыларга ачкычлар тапшыру тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин,  инвестор  Рәсим Галләмов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов һәм башка җитәкчеләр, төзүчеләр һәм әлбәттә фатир хуҗалары катнаштылар.

“Бу йорт – Азнакайның күрке, иң биек, күркәм бинасы, визит карточкасы булып тора.  Рәхмәт Рәсим Зиннуровичка, төзүчеләргә. Алар һәрчак   позитив булып, бернигә карамастан йортны төзеп бетерделәр. Монда яшәү өчен бар шартлар да бар.  Барыгызны да котлыйбыз! Исән-сау, шатланып яшәргә, сабыйлар үстерергә язсын! Тирә-юнь гөрләп торсын!” – дип Марсель Шәйдуллин үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Аның теләкләренә башка җитәкчеләр дә кушылдылар.  Ачкычлар тапшыру һәм тасманы кисеп йорт эченә узу –  күңелдә калырлык иң истәлекле минутлар булды.

“Шундый йортта яшәргә теләгән идек. Хыялыбыз тормышка ашты. Төзүчеләргә, җитәкчеләргә, йортны төзүдә зур көч куйган һәммә кешегә рәхмәтебезне белдерәбез”, – диде Наилә Вәлиәхмәтова.

Хәерле сәгатьтә. Бәхетле йорт булсын! Шунысын да өйтергә кирәк:  мондый йортларны  киләчәктә дә төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев