Азнакайда танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Әнвәр Баһаветдиновның тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар үтте
Азнакайда күренекле якташыбызның якты истәлегенә багышланган чаралар узды.
Мемориаль тактага чәчәкләр салганнан соң Әнвәр Бәдретдиновичны искә алу шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә дәвам итте.
Аның якты истәлегенә багышланган чараларда Әнвәр Баһаветдиновның якыннары – тормыш иптәше Наилә ханым, кызы Фәридә, оныклары һәм оныкчыклары, хезмәттәшләре, төрле шәһәр һәм район үзәкләреннән күренекле дәүләт һәм партия эшлеклеләре, ветераннар да катнашты.
“Заман һәм шәхес” дип исемләнгән хәтер кичәсен ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгенге җитәкчеләрнең Әнвәр Баһаветдиновның күркәм эшләре үрнәгендә тәрбияләнүе һәм аның матур эшләрен алга таба да дәвам итәчәкләрен белдерде.
«Әлеге истәлекле, матур кичәне уздыру – ул безнең уртак бурычыбыз һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәт белән тулган һәм үз вазифасына тугрылык үрнәге булган Әнвәр Бәдретдин улына хөрмәт билгесе дә», – диде Марсель Шәйдуллин.
Үзенең тырышлыгы һәм акылы белән югары вазифаларга күтәрелгән, районыбызны, Татарстанны үстерүгә зур өлеш керткән тугры улын республикабыз онытмый. Әнвәр Баһаветдиновның КПССның Азнакай райкомы секретаре булып ике дистә елга якын эшләү дәверендә районыбыз үсә, ныгый, чәчәк ата. Районыбызның сәнәгать тармагында зур казанышларга ирешүе, авыл хуҗалыгын үстерү, торак һәм төрле объектлар төзелеше аның исеме белән бәйле.
Ленин, Халыклар Дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы башка бүләкләр иясе булган күренекле затыбызны аның белән кулга-кул тотынып бергә эшләгән өлкән буын вәкилләре бары тик яхшы яктан гына искә алдылар.
Наилә ханым үзенең чыгышында ире, район белән бәйле хатирәләрне барлап, истәлекләре белән уртаклашты, бүгенге чараны оештырган Азнакай халкына, бигрәк тә район башлыгы Марсель Шәйдуллинга олы рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев