Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда язгы каникуллар күңелле һәм файдалы үтә

Азнакай шәһәр Балалар иҗаты үзәгенең шахматчылар клубында муниципаль турнир узды.

Анда спортның әлеге төрен үз иткән мәктәп укучылары катнашты. Мондый ярышлар районыбызда һәр каникул вакытында үткәрелеп килә, аның максаты: балаларда шахмат уенына мәхәббәт тәрбияләү, иң көчле уйнаучыларны билгеләү. Әлеге турнирны Мәгариф бүлеге Балалар иҗаты үзәге белән берлектә оештырган. Ярышларда район һәм шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 37 укучы көч сынашты. Араларында Әмир Зарипов та бар. Ул шәһәрнең 4 мәктәбе укучысы.

“Мин 7 сыйныфта укыйм, шахмат белән инде 4 ел шөгыльләнәм, турнирларда катнашып киләм, нәтиҗәләр дә яхшы. Моннан алда гаиләләр арасында узган турнирда җиңү яулап, Әлмәт шәһәрендә узган ярышларда катнашырга туры килде“, - дип уртаклашты яшь шахматчы.

Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәге методисты Рүзилә Габдрахманова сүзләренә караганда, ел дәвамында шахмат белән бәйле чаралар даими уздырылып килә.

“Иң актив катнашучылар: шәһәребезнең 1нче, 2нче мәктәпләре, Сарлы мәктәбе шахматчылары, Балалар иҗат үзәгенең шахмат түгәрәгенә йөрүче укучылар”, - дип билгеләп үтте ул. 

Турнир вакытында балалар зирәклек һам акыл ягыннан көч сынашып, үзара аралашып, вакыт мизгелләрен истә калырлык итеп үткәрделәр. Соңыннан нәтиҗәләр ясалып, 4 категория буенча җиңүчеләр билгеләнде. 

Команда беренчелегендә Азнакайның 2 мәктәбе командасы җиңү яулады; икенче урынга шәһәрнең 1 мәктәбе шахматчылары лаек булды; өченче урын шәһәребезнең 7 мәктәбе командасына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев