Августның беренче көне Азнакайга эссе һава һәм яшенле яңгырлар алып килде
Августның беренче көне Азнакайга эссе һава һәм яшенле яңгырлар алып килде. 31 градуслык челлә көндез чыдый алмаслык бөркүлек белән алмашынды. Җил көньяктан, салмак, секундына 2 метр тизлектә исә. Көндез температура 30 градуска кадәр җитте. Күкне каплап алган болытлар һәм яшенле яңгыр әлеге кызуда бөркү һава торышы хасил итте. Төнлә терекөмеш...
Августның беренче көне Азнакайга эссе һава һәм яшенле яңгырлар алып килде.
31 градуслык челлә көндез чыдый алмаслык бөркүлек белән алмашынды.
Җил көньяктан, салмак, секундына 2 метр тизлектә исә. Көндез температура 30 градуска кадәр җитте.
Күкне каплап алган болытлар һәм яшенле яңгыр әлеге кызуда бөркү һава торышы хасил итте.
Төнлә терекөмеш баганасы +21 градуска кадәр төшәчәк, әмма бу хәлне берничек тә үзгәртмиячәк.
Мондый һава торышы киләсе атна башына кадәр сакланачак.
Иртәгә, 2 августта, көндез температура +31 градус булачак. Итрән урыны белән яңгыр көтелә.
Чәршәмбе көнне генә явым-төшемнәрсез булачак, ә 4, 5, 7 августта Азнакайга янәдән яшенле яңгырлар әйләнеп кайтачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев