Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә кайгы көнен билгеләп уздылар

22 июнь көнне Актүбәнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар һәм яшүсмерләр, ветераннар, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары ил өчен иң кайгылы көн - Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән митингта катнаштылар. Балалар сугыш геройлары турында җырлар башкардылар, биеделәр, «Развитие» Балалар иҗат үзәге педагоглары тематик сценарий әзерләгән...

22 июнь көнне Актүбәнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар һәм яшүсмерләр, ветераннар, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары ил өчен иң кайгылы көн - Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән митингта катнаштылар.

Балалар сугыш геройлары турында җырлар башкардылар, биеделәр, «Развитие» Балалар иҗат үзәге педагоглары тематик сценарий әзерләгән иде.

Бистә башлыгы Роза Галиева бүгенге тыныч тормышның нинди зур югалтулар барәбәренә яулап алынуы хакында сөйләде һәм ата-бабаларыбыз батырлыгын мәңге онытмаска чакырды.

Реклама

Актүбәлеләр яу кырында башын салган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннан соң Җиңү һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары аллеяларында чәчәкләр салдалар.

Нина ХВАЛЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә кайгы көнен билгеләп уздылар