Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк чыршы олысын-кечесен җыйды - ФОТО

Яңа елны каршылаганда шәһәребезнең йөзек кашы булып Татарстан мәйданында кунаклаган үзәк чыршыны ачу йоласы инде күптәннән килә. Бу юлы да ул үз тирәсенә олысын-кечесен җыйды.

Быел бәйрәмгә бик күп яңа бизәкләр өстәлгән. Чыршы тирәсенең күзне камаштырып балкып торуыннан ук сизелә ул. Җил-бураннар туздырып тамашага дәшкән әкият геройлары, Кыш бабай белән Кары кызы, чаналар фестивале һәм шәһәр биналары, квартал-урамнарының иң яхшы бәйрәм бизәлеше җиңүчеләрен халык алкышларга күмде. Фәтхетдиновларның  500 нче сабый булып дөньяга аваз салган Айназлары туу шатлыгын да бергә уртаклаштылар. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларны барча азнакайлылар исеменнән котлап, бүләкләр тапшырды.   

–Якынлашып килүче 2019 елда да яңа үрләр яулап, иминлек-тынычлыкта, бердәм булып, бергә булып, матур яшик, – дип тантанага җыелган халыкка тәбрикләү сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде Марсель Зөфәр улы.

Тамашага кушылып, үзләре дә биеп-җырлап торган азнакайлыларны көн салкынлыгы гына куркытмады, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

 Актүбә бистәсендә дә 40 тан артык боз сыннары белән тулган кар шәһәрчеген ачып, иң креатив, бай фантазияле осталарны барладылар. Уен-көлке, җыр-бию тынып тормаган бәйрәм Яңа ел тамашаларына старт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев