Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары Стәрле авылында “Мирас” паркы ачылды

Бүген Югары Стәрле авылында “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы нигезендә парк ачылды.

Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Марсель Шәйдуллин да уртаклашты.

– Бүген сездә сөенечле вакыйга – бик матур, заманча парк ачыла. Шәһәребездә соңгы елларда парклар күп төзелде, инде менә авылларыбызда да ял урыннары булдырыла башлады. Авыл балаларына ял итәр, уйнар, спорт белән шөгыльләнер өчен мондый парклар бик кирәк. Биредә бик тырыш халык яши, иң күп мал башы да сездә. Яшьләрбез дә авылда калып, аны яшәтсеннәр иде, – диде җитәкче.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова үзенең чыгышында әлеге паркны төзүдә актив катнашкан авыл халкына, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга бүләкләр тапшырды.

Паркка “Мирас” дип исем биргәннәр. Аны да биредә яшәүчеләр үзләре тәкъдим иткән.

– Парк исеменә бәйге игълан иткәч, бик күп тәкъдимнәр булды. “Мирас” исемен исә, киләчәк буынга бездән мирас булып калсын иде дигән матур теләк белән, тавыш бирү нәтиҗәсендә сайладык, – ди Лилия Сабирҗанова.

Әлеге исемне тәкъдим итүчеләргә шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды.

Паркта ял һәм уен зоналары бар. Шунда ук спорт мәйданчыгы да урнашкан.

– Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә менә дигән ял урыны булды, – дип, авыл халкы җитәкчеләргә бик рәхмәтле калды.

“Азнакай гүзәлләре” триосы һәм җирле үзешчәннәрнең берсеннән-берсе үзгә чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев