Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йортка газ керерме?

"Сарлы авыл Советына караган Бүләк авылы, Яшьләр урамы, 1 нче йортта яшәүче Миннегөл Рахманованың өендә газ да, су да юк. Аның беренче группа инвалид малае да бар. Баллонлы газдан файдаланалар. Ярдәм итегез!", - дип яза пенсионер Зиннур Рахманов редакция почтасына юллаган хатында. Тиешле чаралар күрү һәм җавап сорап әлеге хатларны...

"Сарлы авыл Советына караган Бүләк авылы, Яшьләр урамы, 1 нче йортта яшәүче Миннегөл Рахманованың өендә газ да, су да юк. Аның беренче группа инвалид малае да бар. Баллонлы газдан файдаланалар. Ярдәм итегез!", - дип яза пенсионер Зиннур Рахманов редакция почтасына юллаган хатында. Тиешле чаралар күрү һәм җавап сорап әлеге хатларны Азнакай районы башкарма комитеты һәм Сарлы авыл җирлегенә юлладык.
"Миннегөл Рахманова гаиләсе яшәүче йортны газ белән тәэмин итү челтәренә тоташтыру турындагы хат башкарма комитет тарафыннан каралды. Торак йортны газ белән тәэмин итү өчен җир участогы милекчесенә "Бөгелмәгаз" идарәсенең производство-техник бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен тиешле гариза язарга, аңа җир участогына хокук турында документны теркәргә һәм торак йортны газ белән тәэмин итүгә техник шартларны билгеләргә кирәк. "Бөгелмәгаз" ЭПУ дан алынган документация нигезендә Азнакай районы башкарма комитеты алга таба эшне хәл итү өстендә эшләячәк. "Бөгелмәгаз" ЭПУ ның адресы: Бөгелмә шәһәре, "Павших" ур., 21 йорт. Тел: 6-30-44; Азнакай газ хезмәте исә Гагарин ур., 10 йорт адресы буенча урнашкан", - диелә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов имзасы белән килгән җавап хатында.
Сарлы авыл советыннан килгән җавапта да, документлаштыру эшләрен башкарганда, калганына авыл җирлегенең мөмкин булганча ярдәм итәчәге турында сүз бара. Җаваптан күренгәнчә, әлеге гаиләнең документлаштыру артыннан йөрерлек сәламәт балалары да бар икән. Җитәкчеләрнең һәм йорт хуҗаларының бергәләп сөйләшеп, уртак тел табып, мәсьәләне уңай хәл итүләрен телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йортка газ керерме?