Яңа Юл микрорайонының Чалтугай урамында республика программасы буенча күп функцияле үзәк төзелеп бетеп килә.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бүген биредә эшләрнең барышы белән танышты. Үзәкне декабрь ае башларында ачарга планлаштыралар.
Ул 200 урынлык тамаша залына һәм ФАПка исәпләнгән. Гомуми мәйданы – 412 кв.м.
Төзүчеләр эчке эшләр белән мәшгуль. Шулай ук территорияне төзекләндерәсе калган.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев