Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа «Китап» радиосы әдәбиятка мәхәббәт уятырга алына

«Китап» радиосында әдәби әсәрләр һәм милли җырлар яңгыраячак

7 май – Радио көненә багышлап, яңа татарча «Китап» милли радиосы эшли башлады. Аны әлегә мобиль әсбабларда гына тыңлап була.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белдергәнчә, музыкадан кала, анда әдәби әсәрләр дә яңгыраячак.

«Китап» радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газетта-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр булырга мөмкин», – ди ул.

Язучы-классикларның әсәрләрен күренекле театр артистлары, дикторлар башкаруында тыңлаучыга җиткерүне үзләренең төп бурычлары итеп куеп, виртуаль дөньяга чумган яшьләрне китапка, матур әдәбиятка тарту буенча бик тә үтемле юл сайлаганнар радионы оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев