Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәй – йогышлы авыруларның таралган чоры

Көннәр кыздырган саен төрле эчәк авырулары туу куркынычы да арта бара. Кискен эчәк авыруларын (дизентерия, холера, сальмонеллез һ.б.) тирә-як мохиттә озак вакытлар сакланган микроблар тудыра. Соңгы елларда шулай ук төрле вируслар (ротавируслар, энтеровируслар) сәбәп булган башка төр эчәк авырулары да баш калкыта башлады. Татарстан Роспотребнадзор идарәсе мәгълуматлары буенча хәзерге вакытта...

Көннәр кыздырган саен төрле эчәк авырулары туу куркынычы да арта бара. Кискен эчәк авыруларын (дизентерия, холера, сальмонеллез һ.б.) тирә-як мохиттә озак вакытлар сакланган микроблар тудыра. Соңгы елларда шулай ук төрле вируслар (ротавируслар, энтеровируслар) сәбәп булган башка төр эчәк авырулары да баш калкыта башлады.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсе мәгълуматлары буенча хәзерге вакытта гомумән ил территориясендә энтеровируслы инфекция буенча эпидемиологик хәл бик үк әйбәттән түгел. Безнең районда соңгы ике елда кискен эчәк авырулары буенча күрсәткечләр уртача республиканыкыннан артып китә. Сальмонеллез белән авыру дәрәҗәсе югары. Аның белән нигездә тавык ите, йомыркадан зарарланалар.

Күпчелек эчәк авыруларының беренче билгеләре бер үк: эч авырту, эч китү, кайчак тән температурасы күтәрелү, күңел болгану. Әлбәттә, чирдән саклану чараларын һәркем белергә һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга тиеш: ризыклар һәм су чиста булсын; ачык сулыклардан, шикле чыганаклардан су эчмәскә; рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенмаска, коенганда авызга су кертмәскә; шикле азыклар кулланмаска, аларны чебен, тычканнар йөрмәслек итеп ябык савытларда сакларга һ.б. Кулыгызны сабынлап юып торыгыз.

Җәй - яшелчә, җиләк-җимеш чоры. Аларны агып торган, кайнар суда ныгытып юып ашагыз. Йомырканы чи килеш кулланмау хәерлерәк.

Үзегездә авыру билгеләрен сизү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән дәвалану юньлегә илтми.

Ә.Нургалиев, табиб-эпидемиолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәй – йогышлы авыруларның таралган чоры