Җәй – йогышлы авыруларның таралган чоры
Көннәр кыздырган саен төрле эчәк авырулары туу куркынычы да арта бара. Кискен эчәк авыруларын (дизентерия, холера, сальмонеллез һ.б.) тирә-як мохиттә озак вакытлар сакланган микроблар тудыра. Соңгы елларда шулай ук төрле вируслар (ротавируслар, энтеровируслар) сәбәп булган башка төр эчәк авырулары да баш калкыта башлады.
Татарстан Роспотребнадзор идарәсе мәгълуматлары буенча хәзерге вакытта...