Мәлбагыш авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Галиева Вәзирә Нурулла кызына 13 февральдә 65 яшь тулды.
Әни, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, иң кадерле, иң газиз кеше. Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Без һәрвакыт синең күңел җылыңны, безне яратуыңны тоеп яшәдек.
Киң күңелең, ачык йөзең, белән...
Мәлбагыш авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Галиева Вәзирә Нурулла кызына 13 февральдә 65 яшь тулды.
Әни, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, иң кадерле, иң газиз кеше. Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Без һәрвакыт синең күңел җылыңны, безне яратуыңны тоеп яшәдек.
Киң күңелең, ачык йөзең, белән барыбызга да үрнәк син. Матур юбилеең белән котлап, сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, әти белән тигезлектә, балаларның, оныкларның уңышларына куанып гомер кичерүегезне телибез.
Жирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәндәс, кызларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев