Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урсайда Кайнатма бәйрәме узды (ФОТО+ВИДЕО)

Бүген Урсай авылында Кайнатма бәйрәме узды.

Уңган хуҗабикәләрнең көзге муллыгыннан өстәлләр сыгылып торды. Халык үзешчәннәрнең концертын тыңлап, тәмле коймаклар, кайнатмалар белән чәй эчте. Бәйрәмдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. "Татнефть" җәмгыяте мәктәп һәм балалар бакчасына спорт инвентарьлары алу өчен 200 мең сум биргән. Мәктәп директоры Алина Ярмиева җитәкчеләргә зур рәхмәтен белдерде.

Шулай ук авыл уртасына асфальт юл да түшәлгән.

Урсайда фермерлык, эшмәкәрлек эшчәнлеге җәелеп килә. Халыкка яңа эш урыннары, яхшы тормыш шартлары дигән сүз бу. Марсель Шәйдуллин үз эшен ачарга теләүчеләргә һәрчак ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев