Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманайда яшәүче Рукия апа 95 яшен тутырды (ФОТО+ВИДЕО)

Урманай авылында яшәүче Саттарова Рукия (авылдашлары аны Оркыя дип йөртәләр) Гәрәйша кызын муниипаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 95 яшлек юбилее белән тәбрикләде.

Оркыя апа Саттарова тумышы белән Әсәй авылыннан. Яшьтәшләре кебек тормыш йөген бик иртә җигелеп тартырга туры килә аңа. 16 яшеннән урман кисә, аннан ун ел тракторда эшли. 1953 елда Урсай авылы егете Рәфгать белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Рукия апа колхозда сарыклар да, бозаулар да карый.

Бүгенге көндә кызы Әлфия тәрбиясендә  матур гына гомер кичерә. Олы яшьтә булса да, намазын да укый, бәйләм дә бәйли, бакча тирәсендә дә кайнаша.

-Урманай авылының гына түгел, бөтен районның хөрмәтле кешесе Сез, хезмәтегез, уңган-ипле балалар үстергәнегез өчен рәхмәт, - диде Марсель Шәйдуллин һәм бүләкләр тапшырды.

Хөрмәтле ветеранны авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров, авылдашлары, күршеләре, балалары тәбрикләделәр.

-Безнең әни бик тә зирәк, акыллы, төпле, тырыш булды. Без аңа гомеребез буе рәхмәтле, - диләр балалары.

Рукия апаның бүгенге көндә 18 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Һәрберсе туган йортта көтеп алынган кадерле кунак.

-Тормышлар шулкадәр рәхәт, матур хәзер, без күргән авырлыкларны күрергә язмасын, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев