Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык укучылары бабалары турында яза

Рәхмәт, бабай, сиңа Җиңү өчен! Әхәт бабамның әтисе Әхмәт бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул хәбәрсез югалган. Ә әбиемнәрнең әтиләре Мирсәет бабай белән Юныс бабай сугыштан әйләнеп кайтканнар. Әдибә әбиемә әтисе Юныс әсирлектә күргәннәре турында түбәндәгеләрне сөйләгән: "Ачлы-туклы тотып, чиләк белән көн озынына ком ташыталар иде. Шулай беркөнне без иптәшем...

Рәхмәт, бабай, сиңа Җиңү өчен!

Әхәт бабамның әтисе Әхмәт бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул хәбәрсез югалган. Ә әбиемнәрнең әтиләре Мирсәет бабай белән Юныс бабай сугыштан әйләнеп кайтканнар. Әдибә әбиемә әтисе Юныс әсирлектә күргәннәре турында түбәндәгеләрне сөйләгән: "Ачлы-туклы тотып, чиләк белән көн озынына ком ташыталар иде. Шулай беркөнне без иптәшем белән качарга сөйләштек тә, ком алырга барган җирдән кире кайтмадык. Безне, этләр белән эзләп табып, талатып алып кайттылар һәм бер караңгы подвалга яптылар. Көнгә бер мәртәбә су белән бер кисәк ипи бирәләр иде. Беркөнне ишекне ачтылар, чыгарга куштылар. Яктыга чыккач, күзләрне ачып булмыйча, хәлсезлектән егылдык. Торгач, безне үзебездән ком ташыткан урынга алып барып, булдыра алганча чокыр казыттылар да үзебезне шуңа каратып бастырдылар. Инде атарга команда булганда, Аллаһың рәхмәте белән, бер мотоцикл килеп туктады, үзләренчә нидер тиз-тиз сөйләштеләр һәм безне атмыйча калдылар. Яңадан безне тагын теге караңгы подвалга алып кайтып яптылар. Күпмедер вакыттан үзебезнекеләр килеп чыгып, исән калдык".

Рәзилә Лотфуллина, Тымытык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

***

Гамбәрия әбиемнең әтисе бу дөньядан киткәнгә 16 ел инде. Әбием аның медальләрен әле дә бик кадерләп саклый, безгә күрсәтә һәм үзенең күзләре яшь белән тула.

Бабай Ржевны, Орелны алганда катнашкан. Яраланып, озак госпитальдә яткан. Җиңү көнен Берлинда каршы алган.

Туган җиренә кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, игенче булып эшләгән. Тырыш хезмәте өчен шактый гына мактау кәгазьләренә hәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган .

Миләүшә Кәлимуллина, Тымытык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тымытык укучылары бабалары турында яза