Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төн чыкканчы – йон чыккан

Шулай, җәмәгать, кайчак аптырашка каласың: син әле кичә генә кибеттә бер әйбергә күргән бәя, икенче көнгә хәйран үсеп тә куйган була. Ә иң кызыгы шунда - бәянең нилектән артуы хакында соравыңа анык кына җавап та таба алмыйсың. -Шәһәрдәге зур сәүдә йортларының берсендә торт алдым, - дип сөйли танышым. - Витринада...

Шулай, җәмәгать, кайчак аптырашка каласың: син әле кичә генә кибеттә бер әйбергә күргән бәя, икенче көнгә хәйран үсеп тә куйган була. Ә иң кызыгы шунда - бәянең нилектән артуы хакында соравыңа анык кына җавап та таба алмыйсың.

-Шәһәрдәге зур сәүдә йортларының берсендә торт алдым, - дип сөйли танышым. - Витринада бәясе 209 сум дип куелган. Түләгәндә, кассир: "216 сум", - дип ярып салды. Мин витринадагы бәяне әйтеп, алай түгеллеген инкарь итмәкче булам. Ә ул тыңламый да: "Менә, минем кассада шушы бәя чыга, димәк, 216 сум!" Бик ашыга идем, кул селтәп, тортка ул әйткән бәяне түләп, чыгып киттем. Шушы хәлдән соң ул "алдакчы" кибеткә кермим. Шөкер, шәһәребездә сәүдә йортлары күп, сайланырга була.

Мин үзем хәзер кибетләрдә үткәрелүче төрле акцияләргә шикләнеп карыйм. Бер сәүдә үзәгендә әйберләр алгач, бездә акция бара дип, 150 сумлык купон тоттырганнар иде. Анда чараның 20 октябрьгә кадәр барачагы әйтелгән. Әмма ни хикмәт, ай башында ук бу акцияне туктатканнар булып чыкты. Танышым әйтмешли, минем дә бу кибеткә ышаныч бетте.

- Су кергәндә кия торган башлыкка 299 сум дип язылган. Кассага килгәч, аның бәясе 230 сум булып чыкты. Мин дәгъвәләшә башлагач, ачыклык кертергә җаваплы затлар да җыелды. Баксаң, башлык тагын да кыйммәтрәк - 231 сум тора икән. Ярар инде, балага кирәк бит, дип алдым инде. Өйгә кайткач карасам: 299 сум дигән язу астына 3 ай элек булган дата куелып, бәясе 199 сум дип язылган булган. Шушы дәвер эчендә нигә шулай күтәрелде икән ул, аңлашылмый... - монсын хезмәттәшебез сөйләп торган иде.

Кызык, кулланучылардан шундый төр шикаятьләр алына микән соң? Шул хакта беләсе килеп, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече Лилия Мурзинага мөрәҗәгать иттем. Аның әйтүенә караганда, шушы елның 9 аенда азнакайлылардан 265 мөрәҗәгать кергән, аларның 11е - язмача, 48 проценты - сәүдә өлкәсенә кагылышлы. Мөрәҗәгатьләр саны узган елның бу чоры белән чагыштырганда 0,4 процентка арткан.

-Күпчелек сыйфатсыз товар сатылудан зарлана. Мондый төр мөрәҗәгатьләрнең 20 проценты катлаулы көнкүреш техникасы, 12,6 проценты кием-салым, 11,4 проценты элемтә чаралары, 7,5 проценты җиһаз һәм 6,7 проценты аяк киеме белән бәйле. Төрле хезмәтләр күрсәтү белән бәйле шикаятьләр дә бар. Товар турында тиешле, тулы булмаган мәгълүмат күрсәтелмәгәндә дә безгә мөрәҗәгать итәләр. Кулланучылар дәгъваларын карау, хәл итү сроклары бозылырга тиеш түгел, кибетләр, хезмәт күрсәтүчеләр моның өчен җавап тота.

Кулланучыларны яклау һәм аларның хокуклары бозылу очракларына тарыганда, дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай районындагы территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул Нефтьчеләр урамы, 23 а йортында урнашкан. Телефоны: 7-05-07.

Кулланучылар хокукларын яклау максатында инспекция белгечләре ел башыннан базарларда, кибетләрдә 53 тапкыр кизү торулар оештырганнар. Аларда консультация өстәлләре ясалган. Шунда ук бәхәсле очраклар тикшерелеп, хәл ителгән. Кулланучыларның сорауларына җаваплар бирелгән. Шәхси эшмәкәрләр белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүгә багышланган киңәшмәләр, семинарлар, лекцияләр, "Түгәрәк өстәл"ләр үткәрелеп килә. Быел гына да шундый 29 чара уздырылган. Аларның файдасы зур әлбәттә, нәтиҗәсе дә бар. Әмма, ни кызганыч, күпләребез: "Әй, ярар сана..." - дип кул селти, хаклык дәгъваларга иренә.

Язмага әле нокта куелмаган иде, төшке аш вакытында бер кибетне әйләнеп чыктым. Кәефе бик кырылган туташ сатучыга үпкә белдереп тора: "Мин бит ничә көн алдан заказ биреп куйдым. Ничек инде сез миңа тиешле әйберне башкага сатып җибәрәсез? Мин бит кияүгә бер генә чыгам..." Шәп күренеш түгел, әлбәттә, кияүгә чыкмас борын нервылары бетә бит кәләшнең. Җәл...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төн чыкканчы – йон чыккан