Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Татнефть» объектларында күчмә вагон-йортларны тикшерү буенча эшләр тәмамланды

Ноябрьнең соңгы декадасында, 24 янгын сүндерү бүлеге белгечләре Азнакай нефтьчеләре белән берлектә "Татнефть» объектларында эксплуатацияләнгән вагон-йортларның һәм капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрделәр.

Күчмә вагон-йортлар ялкынга бик тиз бирелүчән. Монда  электр челтәре, җылыту приборлары кулланыла, шул ук вакытта аларда утка каршы тору сыйфаты түбән һәм бик кыска вакыт эчендә алар янып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге йортларда еш кына кешеләр дә яши. Нәтиҗәдә, милек зыяныннан тыш, кеше корбаннары да булу ихтимал. Шул исәптән объектларның янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә.

Рейд барышында электр челтәренең  норматив документларының таләпләре, җиһазларның дөрес кулланышы, автоматик янгын сигнализациясенең төзеклеге Һ.б. тикшерелде. Культбудкаларны, вагон-йортларны янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры китерер өчен «Азнакайнефть» идарәсе тарафыннан янгынга каршы чаралар төзелде, әлеге чаралар янгын куркынычсызлыгы белгечләре ярдәме белән тормышка ашырылачак.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев